МБОУ "Малоцильнинская сош имени Арсланова З. М. " Дрожжановского муниципального района РТ
Образование · 24 апреля 2026 г.
Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында " Без... — 24 апреля 2026 г. в 15:52:22.926
Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында " Без - Тукай оныклары! " дигән әдәби -музыкаль кичә оештырылды. Әлеге кичәдә укучылар Тукайның тормыш юлы белән беррәттән, аның әсәрләрен искә төшерделәр. Чарада барыбызга да таныш булган " Бала белән күбәләк ", " Гали белән кәҗә ", " Кызыклы шәкерт "шигырьләрне яңгырады. Тамашачылар 1 нче сыйныф укучылары башкаруында " Шүрәле" җырын яратып тыңладылар. Бәйрәмгә Шүрәле белән Су анасы да килгән иде. 2-3 сыйныф укучылары Г. Тукайның тирән мәгънәгә ия булган һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган " Яшь агач" мәсәлен сәхнәләштерделәр. 4 нче сыйныф кызлары татар халык биюен башкардылар.Бәйрәм ахырында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Э. Ә. Тукай иҗатына багышланган " Тукай- безнең күңелләрдә! " дигән кул эшләре күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Җыр - бию , уен - көлке , шаярулар белән үрелеп барган тамаша шундый җиңел һәм рәхәт узды. #140летиеГабдуллыТукая #Тукай#СтихиТукая. #ВеликийТукай. #Дрожжаное

