Матюшино урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаенн...
Матюшино урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясе узды. Быел бу чара өч буын вәкилләрен берләштерде: мәктәп укучылары, укытучылар һәм хөрмәтле әбиләр. Диктантта барлыгы 23 кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга-7 яшь, ә иң өлкәненә 74 яшь. Акция җылы, дустанә атмосферада узды. Катнашучылар татар телен белүләрен тикшереп кенә калмадылар, әсәрләре татар халкының мәдәни мирасының аерылгысыз өлешенә әверелгән Габдулла Тукай иҗатын искә төшерделәр. Мондый чаралар телне саклауга ярдәм итә, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта һәм милли әдәбият белән кызыксынуны арттыра.