МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района РТ""
Образование · 30 мая 2026 г.
Җәйге чорда балалар иминлеге – аерым контрольдә! — 30 мая 2026 г. в 08:22:50.535
Җәйге чорда балалар иминлеге – аерым контрольдә! «Җәйге каникул чорында балаларның тормыш иминлеген саклау һәм ата-аналар җаваплылыгы" темасына ата-аналар җыелышы . Катнашучылар:мәктәп директоры, директор урынбасарлары, МЧС инспекторы, ата-аналар комитеты. Каралган сораулар: Балаларның җәйге ялын куркынычсыз оештыру буенча ата-аналарның бурычлары турында аңлату эше алып барылды. Янгын куркынычсызлыгы, суда үз-үзеңне тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Комендант сәгате турында кисәтелде, балаларның төнлә урамда йөрүләрен булдырмас өчен ата-аналарның шәхси җаваплылыгы ассызыкланды. Велосипед, скутер, мопедларда йөрү кагыйдәләре турында сүз барды. Балаларның сәламәтлегенә зыян китерә торган гадәтләргә (тәмәке, электрон сигарет) каршы профилактика турында фикер алышынды. Йомгаклау:Балаларның иминлеге өчен ата-аналарның ныклы контроле кирәклеге билгеләнде. Барлык кагыйдәләрне үтәү, балалар белән ачыктан-ачык сөйләшү һәм аларның ялын дөрес оештыру — бәхетсезлек очракларын булдырмый калуның төп шарты дип табылды. ❗️❗️❗️Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз: балаларыбызның иминлеге – безнең уртак җаваплылык. Кагыйдәләрне бозмагыз, балаларыгызга үрнәк булыгыз!

