МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района РТ""
Образование · 27 мая 2026 г.
Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды🔔 — 27 мая 2026 г. в 03:11:47.166
Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды🔔 Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән.Балачак инде артта калган. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын,11һәм 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнарны уңышлы тапшыруын телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген Яңа юл яра гомер агышы. Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы, Изге юл тели аның тавышы. Сезнең юллар вакыт юлында гел, Сезнең юллар вакыт иркендә. Хәерле юл! Хәерле юл, сезгә, укучылар!

