МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района РТ""
Образование · 3 сентября 2026 г.
3 нче сентябрь — Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне (Беслан фаҗигасен искә ал... — 3 сентября 2026 г. в 14:26:13.193
3 нче сентябрь — Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне (Беслан фаҗигасен искә алу көне). 2004 елның 1–3 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге 1 нче мәктәптә террорчылар 1100 дән артык кешене (балалар, укытучылар, ата-аналар) 3 көн дәвамында сусыз һәм ашатмыйча тоткынлыкта тота. 3 сентябрьдә булган шартлаулар һәм коткару бәрелеше нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак була, аларның 186сы — балалар. Бу көнне Бесландагы фаҗига корбаннарын, террорчылыктан зыян күргән барлык кешеләрне һәм аларны коткарганда һәлак булган махсус хезмәт хезмәткәрләрен искә алалар.

