Юл буйлары чиста булсын! 🧹🚮 — 16 апреля 2026 г. в 14:56:03.853
Юл буйлары чиста булсын! 🧹🚮 Бүген мәктәбебезнең җиденче сыйныф укучылары, мәктәп хезмәткәрләре зур һәм игелекле эш башкардылар. Алар юл буйларын чүп-чардан чистартуга чыктылар. 👏 Укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре, бердәм булып, юл читендәге чүпләрне җыйдылар һәм табигатебезне ямьсезләп яткан калдыклардан арындырдылар. Бу эш — туган якны яратуның һәм табигатькә хөрмәтнең чын үрнәге! 🌍✨ Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә юл буйларыбыз чистарып, ямьләнеп калды. Әйдәгез, табигатьне бергәләп саклыйк! #Эковесна2026 #МБОУМолькеевскаяООШ

