В нашей школе стартовала серия мероприятий, посвященных жизни и творчеству великого тат...
В нашей школе стартовала серия мероприятий, посвященных жизни и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Эти дни наполнены атмосферой уважения к родной культуре и вдохновением, которое дарит нам наследие «татарского Пушкина». Уроки истории: биография на экране Программа памятных мероприятий началась с тематических кинопоказов. Ученики посмотрели документальные и биографические фильмы, раскрывающие непростой жизненный путь поэта. Кадры хроники и художественные реконструкции помогли ребятам понять, в каких условиях создавались бессмертные строки и как маленький мальчик из деревни Кырлай стал символом целой эпохи. Особое впечатление на школьников произвела стойкость поэта и его безграничная любовь к родному языку. Мир образов: от слова к рисунку Творческим продолжением дня стал конкурс иллюстраций. Вдохновившись прочитанными произведениями и увиденными фильмами, ученики создали целую галерею образов. В своих работах ребята воплотили: Сказочных персонажей: хитрого Шурале, таинственную Су анасы и смелых героев народных сказок. Пейзажи родного края, которые так поэтично описывал Тукай. Портреты самого поэта в разные периоды его жизни. Безнең мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар сериясе башланып китте. Бу көннәр туган культурабызга карата хөрмәт һәм «татар Пушкины» мирасы бүләк иткән илһам белән тулы. Тарих дәресләре: экранда — биография Хәтер чаралары программасы тематик кино күрсәтүләрдән башланып китте. Укучылар шагыйрьнең катлаулы тормыш юлын ачучы документаль һәм биографик фильмнар карадылар. Хроника кадрлары һәм нәфис реконструкцияләр балаларга үлемсез юлларның нинди шартларда язылуын һәм Кырлай авылыннан чыккан кечкенә малайның ничек итеп бөтен бер чор символына әверелүен аңларга ярдәм итте. Шагыйрьнең ныклыгы һәм туган теленә булган чиксез мәхббәте укучыларда аеруча зур тәэсир калдырды. Образлар дөньясы: сүздән — рәсемгә Көннең иҗади дәвамы булып иллюстрацияләр конкурсы торды. Укыган әсәрләрдән һәм караган фильмнардан илһамланып, укучылар образлар галереясе тудырдылар. Үз эшләрендә балалар түбәндәгеләрне гәүдәләндерделәр: Әкият геройлары: хәйләкәр Шүрәле, серле Су анасы һәм халык әкиятләренең батыр персонажлары. Тукай шулкадәр шигъри итеп тасвирлаган туган як табигате. Шагыйрьнең төрле чорлардагы портретлары.