Лагерьнең 2 көне "Велосипед көне" итеп билгеләнде. Линейка, зарядка һәм иртәнге тәмле а... — 2 июня 2026 г. в 12:24:52.891
Лагерьнең 2 көне "Велосипед көне" итеп билгеләнде. Линейка, зарядка һәм иртәнге тәмле аштан соң балаларга инструктажлар үткәрелде, Велосипед көненең тарихы, беренче велосипедлар нинди булу турында мәгълүматлар күрсәтелде, сорау-җавап уены оештырылды. Көнебзнең иң мавыктыргыч мизгеле- "Салават күпере" бассейнында рәхәтләнеп йөзеп, ял итеп, сәламәтлекне ныгытып кайттык. Төшке аштан соң күңелле стартлар уены уйнадык, оригамилар ясадык.

