МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Образование · 16 июля 2026 г.
Татарстанда туган телдә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр арасында Татарст... — 16 июля 2026 г. в 18:21:34.801
Татарстанда туган телдә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы бәйге узды. Бәйгенең максаты - татар телендә белем бирү процессының сыйфатын күтәрүне стимуллаштыру, татар телендә белем бирү буенча мәктәп яшендәге балалар белән эшләүне оештыруга инновацион алымнар тарату, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының талантлы укытучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Бәйгедә төрле фәннәрне татар телендә укытучы беренче һәм югары категорияле педагоглар катнашты. Безнең районнан Мусабай-Завод урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Лилия Равил кызы җиңүче булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз! Эшендә уңышлар телибез!

