МБОУ "Муслюмкинская СОШ" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 8 сентября 2026 г.
Бөтенроссия диктанты «Россия — халыклар йорты» — 8 сентября 2026 г. в 10:44:36.765
Бөтенроссия диктанты «Россия — халыклар йорты» 8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне. Бу көнне без тел байлыгын, милли традицияләрне һәм күпмилләтле илебезнең бердәмлеген данлыйбыз. Россия — халыклар йорты, биредә йөздән артык милләт вәкилләре дуслыкта яши, һәрберсе үз туган телендә сөйләшә, үз мәдәниятен саклый. Бүген мәктәбебездә «Россия — халыклар йорты»- Бөтенроссия диктанты узды. Бу чараның максаты — укучыларда туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, Россия халыкларының мәдәни мирасына ихтирам формалаштыру. Диктант өчен Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» әсәреннән өзек алынды. Рәсүл Гамзатов — Дагстанның һәм бөтен күпмилләтле совет әдәбиятының символына әверелгән күренекле шагыйрь. Аның иҗаты халыклар дуслыгына, туган җиргә мәхәббәт, бердәмлеккә багышланган. Диктант текстыннан өзек: «Минем икенче анам — бөек Россия. Тәрбияләде, канатлар куйды, киң юлларга алып чыкты, күз карашы җитмәс офыкларга әйдәде, бөтен дөньяны күрсәтте. Ике ана — ике канат, ике кул, ике күз, ике җыр. Башымны ике ананың куллары сыйпап иркәләде, кирәк чакта колакны да борды. Шушы ике ана алдында балалык бурычым бар.»Укучыларыбыз бу матур юлларны зур игътибар белән яздылар, ә ахырдан текстның мәгънәсе өстендә фикер алыштылар. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #оДнеГрамотностиНД Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

