МБОУ Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 7 июня 2026 г.
Бүген Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният, робототехника өлкәсендә уңышларга и... — 7 июня 2026 г. в 12:45:03.254
Бүген Сабантуй мәйданында укуда, спортта, мәдәният, робототехника өлкәсендә уңышларга ирешкән бер төркем укучыларыбыз бүләкләнде. Аларга Мөслим башлыгы Хуҗин Альберт Робертовичның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң зур бүләкләргә: "Мөслим егете, Мөслим кызы" титулына 9в сыйныфы укучысы Мотыгуллин Нурислам, "Мөслим йолдызы" титулына 10б сыйныфы укучысы Мкртчян Светлана һәм 10а сыйныфы укучысы Исламов Камил ия булдылар! Җиңүчеләрне котлыйбыз, остазларына зур рәхмәт белдерәбез, алдагы уку елларында да зур уңышлар теләп калабыз!

