МБОУ Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 3 июня 2026 г.
Бүген Мөслим лицее коллективы Сабантуйга бүләк җыюда катнашты. Бүләк җыю йоласы халык т... — 3 июня 2026 г. в 18:04:46.408
Бүген Мөслим лицее коллективы Сабантуйга бүләк җыюда катнашты. Бүләк җыю йоласы халык тарафыннан яратып кабул ителә. Һәркем яхшыдан-яхшы бүләкләр әзерләп куйган. Мөслим башлыгы Альберт Робертович та бүләкләр белән каршы алды. Урамга чәй өстәле әзерләп, бүләк җыючыларны сыйлаучы гаиләләр дә булды. Катнашкан укучыларга, "Мизгел" бию төркеменә бик зур рәхмәт! Сабантуйлар гөрләп үтсен!

