МБОУ Муслюмовский лицей Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 19 августа 2026 г.
Бүген район мәдәният йортында "Мөслим муниципаль районында бердәм белем бирү киңлеге: т... — 19 августа 2026 г. в 18:21:08.515
Бүген район мәдәният йортында "Мөслим муниципаль районында бердәм белем бирү киңлеге: төп казанышлар һәм үсеш юнәлешләре" исеме астында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен инглиз теле укытучысы Нуриева Лилия Линар кызы, башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Резида Мифтах кызы «ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесе, физик тәрбия укытучысы Исламов Айдар Ахьяр улы ТР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Әшрәпова Чулпан Марсель кызы район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына лаек булдылар. Бәйрәмдә дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллы нәтиҗәләр әзерләгәннәре өчен Мингазова Л.А. Солтанова А.И. Хәлиуллина Л.И. Хәсәнова Г.Н.Р район Башлыгының премияләре белән бүләкләнделәр. 2025-2026 нчы уку елында югары күрсәткечләр биргән мөгаллимнәребез Җәләева С.Н., Фазилова С.В., Латыйпова А.Г. фотолары “Педагоглар аллеясе”ндә урын алды. Укытучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз, ихластан котлыйбыз, алда зур уңышлар телибез!

