Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә. — 8 июня 2026 г. в 06:29:00.569
Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә. Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Төрле милләт халкы бәйрәмне үз гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрә. Быел Түбән Наратбаш мәктәбе "Боҗралар" уены белән катнашты. Балалрга бу уен ошады, бик теләп катнаштылар.

