ШИГЫРЬ СӨЙЛИ БАЛАЛАР... — 23 апреля 2026 г. в 14:28:54.243
ШИГЫРЬ СӨЙЛИ БАЛАЛАР... Татар шигъриятендә бөек сүз остасы, милли әсәрләр классигы булган Габдулла Тукай иң якты йолдызларның берсе булып санала. Аның исеме мәдәниятебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле, Иҗади мирасы исә, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли, тырыш хезмәтнең кадерен белергә, матурлыкны танып-күрергә өйрәтә. Бөек шагыйребезнең «Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың...» дигән сүзләре хәзерге заманда аеруча көнүзәк пробдема булып яңгырый. Дөрестән дә, туган телен белмәгән кеше үз халкыннан, милли тамырларыннан аерыла һәм мондый вәзгыять бик аянычлы. Әлеге мәсьәләне күз уңаенда тотып, төрле милләт вәкилләре бердәм булып яшәгән республикабызда мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу буенча күләмле эшләр башкарыла. Туган телләргә кагылышлы вәзгыять тормышыбызда мөһим урын алып тора. Шунысын билгеләмичә булмый: соңгы елларда туган телдә камил дәрәҗәдә сөйләшүчеләр саны кимүгә таба бара. Бүген сөйләмебездә чит телдәге һәм урысча сүзләр арта. Бу, үз чиратында, туган телне бозуга, күп фикерләрнең мәгънәсе югалуга китерә. Шигъри бәйгеләр нәкъ шуларны күз уңында тотып үткәрелә дә инде. Мондый чаралар яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияли, сөйләм дәрәҗәсен үстерә, катнашучыларга иҗади сәләтләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирә. 23.04.2026 көнне "Татар теле һәм әдәбияты атналыгы" кысаларында Г. Тукай иҗатына багышланган шигъри бәйге үткәрелде. Чарада 10 укучы көч сынашты. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әйтергә кирәк, укучылар шигырьләрне сәнгатьле , аһәңле итеп сөйлиләр. Балаларның саф татар телендә шулай матур иттереп шигырь сөйләве - күркәм күренеш. Алга таба да алар туган телләрен саклап калсын, татар булулары белән горурлансын иделәр,чөнки телебез яшәгәндә генә милләт яшәячәк , шуны онытмасыннар иде! #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #НижнеалькеевскаяСОШ #Алькеевскийрайон #ДвижениеПервых

