22.04.2026 көннө Казан Федераль Университетында Бөтенроссиякүләм " Илһам" яшь язучылар ... — 23 апреля 2026 г. в 07:50:48.557
22.04.2026 көннө Казан Федераль Университетында Бөтенроссиякүләм " Илһам" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Әлеге тантанада төрле кустлардан җыелган җиңүчеләр катнашты. Бу бәйрәмдә Түбән Әлки урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Әдилә Илшат кызы да lll нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, " Илһам"да җиңү- бик зур дәрәҗә. Әдиләбез икенче ел инде " Илһам" сынавында җиңүчеләр рәтендә. Афәрин Әдилә! Сиңа алдагы елларда да зур уңышлар телибез. Иҗат чишмәң һичкайчан саекмасын. Уңышларыңны алдагы елларда да күрергә насыйп булсын ! #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #НижнеалькеевскаяСОШ #Алькеевскийрайон #ДвижениеПервых

