Татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдер... — 24 апреля 2026 г. в 10:09:02.949
Татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе 2026 нчы елның 24-26 апрель көннәрендә уза. Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗат кешеләрен, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караган башка милләт вәкилләрен дә. Акция ирекле һәм түләүсез характерда, бер үк вакытта Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Әлеге чарада яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәренә, гаилә хәленә һәм мәнфәгатьләренә карамастан, һәркем катнаша ала. Быел «Татарча диктант " акциясе унберенче мәртәбә уза һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясый. «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелгән. Чараның төп максаты: татар телен киң җәмәгатьчелек арасында саклау һәм популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту. Беренче елларда акция Татарстанда һәм берничә төбәктә генә үткәрелсә, соңгы елларда ул Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерә торган эре проектка әверелде. Соңгы елларда акция үзенең географик чикләрен шактый киңәйтте. Бүген акция Россия Федерациясенең 26 илендә һәм 73 төбәгендә яшәүче ватандашлар катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, шулай ук Казан шәһәренең югары уку йортлары, мәктәпләре һәм төрле оешмалары әлеге чарага мөмкин кадәр киңрәк аудитория җәлеп итү өчен зур көч куялар, 24.04 көнне Әлки районы Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбенең күп кенә укучылары да “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар. Алар Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен һәм “Бәхет” дигән текстын яздылар. Әйтергә кирәк, укучылар үзләрендә җаваплылык, горурлык хисләре тойдылар. Чөнки "Татарча диктант" үзеңнең грамоталылыгыңны тикшерү генә түгел. Бу -Туган тел бәйрәме, татар халкының бай мәдәниятенә кагылу һәм үзеңне зур күпмилләтле җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге. Россия халыклары бердәмлеге елында мондый чаралар аеруча мөһим: алар илебезнең көче һәр халыкның телләрен һәм гореф – гадәтләрен хөрмәт итүдә икәнен искә төшерә. Әйдәгез, Россиянең тел байлыгын бергәләп саклыйк һәм үстерик! #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #НижнеалькеевскаяСОШ #Алькеевскийрайон #ДвижениеПервых #ТатарчаДиктант

