Арча үзәк стадионында профсоюз оешмалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып ...
Арча үзәк стадионында профсоюз оешмалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Ярышта мәктәбебезнең укытучылары һәм хезмәткәрләре дә актив катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр. 40 яшьтән өлкән булган ир-атлар арасында 100 м аралыкта йөгереп директорыбыз Ахунов А. В. - 2 нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!