Өлкәннәр көне белән!
Өлкәннәр көне белән! Кадерле өлкән авылдашларыбыз,хөрмәтле әби-бабайларыбыз! 💚 Бәйрәм белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, күңел көрлеге телибез! Якыннарыгызның җылысын тоеп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын! Әби-бабайлар өчен исә иң зур бүләк — сөекле оныкларының ничек тырышып белем алуын күрү, аларның уңышларына сөенү. Кайчак бер җылы сүз, якты йөз, ихлас игътибар - күңелләрен күтәреп, яшәү дәрте өсти. Бәйрәмегез белән Сезне!