Мәктәбебездә кунакта ‐‐‐- "САБАНТУЙ"!
Мәктәбебездә кунакта ‐‐‐- "САБАНТУЙ"! 13 нче октябрьдә ерак араларны якын итеп,"Сабантуй" журналы редакциясеннән кунаклар килде. Җәен уздырылган "Роберт Миңнуллины укып үсәбез” марафонында катнашкан һәм җиңүче булган балалар арасында безнең мәктәп укучылары да бар: 1.Әхмәтвәлиева Азалия; 2.Гарифуллин Раяз; 3.Фәйзрахманов Айзат; 4.Шәмсиева Динә. Әлеге укучыларыбызның җиңүче дипломнарын тапшыру өчен , "Сабантуй" журналы редакциясе хезмәткәрләре мәктәбебезгә килделәр. Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән "Укытучым балачакта"бәйгесенең "Иң җылы хат"номинациясендә Әхмәтвәлиева А. укытучыбыз Шәмсетдинова Фәридә Фәнисовна турындагы язмасы белән җиңүчеләр рәтенә кергән. "Сабантуй" ның баш мөхәррир урынбасары Мөхетдинова Руфия Рифгать кызы иң уңган укучыларыбызны котлап, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды, мәктәп китапханәсенә матур-матур китаплар бүләк итте.Ул безне "Сабантуй"ның тарихы белән таныштырды, табышмаклар әйтте, күңелле ребуслар чиштек, матур мәкальләрне искә төшердек.Бик эчтәлекле, күнелдә якты эз калдыра торган очрашу булды ул.Рәхмәт сиңа ,"Сабантуй"!Рәхмәт Сезгә, журнал әзерләүче апалар!