Арча халкына хас кунакчыллык белән каршы алдылар безне Түбән Аты мәктәбе укучылары. Чәк...
Арча халкына хас кунакчыллык белән каршы алдылар безне Түбән Аты мәктәбе укучылары. Чәкчәк, ипи-тоз белән зурлап сәламләделәр, ә югары сыйныф укучылары очрашуга махсус бәйрәм программасы әзерләгән иде. Бүген 9 нчы сыйныфта белем алучы укучылар да безнең өчен аеруча кадерле. Аларның күбесе кечкенәдән үк «Сабантуй» журналын алдырып, бер битен дә калдырмыйча укып барган тугры укучыларыбыз бит! Еллар узса да, журнал белән дуслыклары дәвам итә, иҗатка булган кызыксынулары сүрелми. Бу безнең өчен аеруча сөенечле! Мәктәп директоры Айнур Ахунов сүзләренчә, мәктәп зур булмаса да, биредә балаларга сыйфатлы белем һәм тиешле тәрбия бирергә әзер тәҗрибәле мөгаллимнәр эшли. Мәктәп коллективы укучылары белән горурлана: алар тырышып укый, дәрестән тыш чараларда актив катнаша, төрле юнәлешләрдә үз сәләтләрен үстерә. Түбән Аты мәктәбендәге очрашу күңелләрдә якты хатирәләр калдырды. Безне ихлас каршы алган, матур чыгышлары белән сөендергән, бәйгеләрдә актив катнашып, сәләтләрен күрсәткән укучыларга һәм аларның укытучыларына зур рәхмәт! «Сабантуй» белән дуслык озак еллар дәвам итсен, яңа иҗади очрашуларга юллар өзелмәсен! Руфия Мөхетдинова видеосы