Кирәкми безгә сугыш — 9 мая 2026 г. в 05:01:32.757
Кирәкми безгә сугыш Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш. Илебез зур, җиребез киң, Хисапсыз байлык бездә! Җир өстендә, җир астында, Тауларда һәм диңгездә. Без үз кулларыбыз белән Төзибез гүзәл тормыш. Без – тыныч ил төзүчеләр, Кирәкми безгә сугыш!
150 просмотров

