Бүген безнең мәктәптә «ЭКОяз-2026» республика конкурсының дүртенче атнасы тәмамланды. А...
Бүген безнең мәктәптә «ЭКОяз-2026» республика конкурсының дүртенче атнасы тәмамланды. Атнаның темасы — «Табигать язмышы безнең кулларда» (Судьба природы в наших руках»). Бу атна акциясе аеруча гаилә төсмерен алды. Һәр укучы әти-әниләре белән бергә үз йортларында җимеш агачлары, куаклар утыртты. Шулай итеп, табигатькә карата кайгыртучанлык мәктәп территориясеннән чыгып, һәр йортка, һәр ишегалдына үтеп керде. Хәзер күп кенә гаиләләрнең бакчасында яңа жимеш куаклары барлыкка килде, ә утыртылган үсентеләр безнең уртак җаваплылык һәм киләчәккә сак караш символы булып торачак. Барлык укучыларга һәм әти-әниләргә актив катнашулары, битараф булмаулары һәм авылыбызны яшелләндерүгә керткән шәхси өлешләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Үсентеләрегез әйбәт кенә тамыр җибәрсеннәр һәм сезне мул уңышлар белән куандырсыннар! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации