🔔Соңгы кыңгырау 2026🔔 — 25 мая 2026 г. в 12:11:56.509
🔔Соңгы кыңгырау 2026🔔 Быел да 9 нчы сыйныфны бер генә укучы тәмамлый. 🌸Кадерле укучыбыз!🌸 Сине шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез! 🌞Олы тормышка ясаган тәүге адымың уңышлы, юлларың һәрвакыт аяз булсын. 🌺Алда торган төп дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләренә генә бирүеңне телибез. Үзең теләгән, күңелең тарткан һөнәрне сайлап, һөнәри уку йортына җиңел керергә насыйп булсын. 🌼Алдыңа куйган зур максатларыңа һәм якты хыялларыңа һәрчак иреш. Мәктәп елларында сыналган дуслыкны гомер буе сакла, мәктәп дусларыңны онытма. Хәерле ак юллар сиңа, укучыбыз!🫶🫶🫶

