19 май – ул пионер туган көн. Пионер -"беренче" дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалар... — 19 мая 2026 г. в 15:04:43.544
19 май – ул пионер туган көн. Пионер -"беренче" дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына. 19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган. Укучылар белән дә шул вакытларны искә алып әңгәмә оештырылды, уеннар уйнатылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга “пикник” оештырды. Рәхмәт барлык катнашучыларга. Табигать кочагында оештырылган бәйрәм бик күңелле узды. #ВместеВБудущее #НавигаторыДетства #Росдетцентр #ДвижениеПервых #Минпросвещения #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #всегдаГотовНД

