🌞🌞🌞Бүген безнең мәктәптә традицион язгы өмә узды. Тырма, себерке, чүп капчыклары бе...
🌞🌞🌞Бүген безнең мәктәптә традицион язгы өмә узды. Тырма, себерке, чүп капчыклары белән коралланып, укучылар һәм укытучылар мәктәп яны территориясен тәртипкә китерделәр. Балалар былтыргы яфракларны җыйдылар, юлларны себерделәр. Уртак хезмәт мәктәп ишегалдына гына түгел, барысына да яхшы кәеф бүләк итте. Безнең мәктәпнең тирә- юнен чистарак һәм уңайлырак иткән һәркемгә рәхмәт!