2026 елның 26 апрелендә Татарстанның милли мәдәнияте һәм әдәби мирасы символы булган кү... — 25 апреля 2026 г. в 11:01:14.956
2026 елның 26 апрелендә Татарстанның милли мәдәнияте һәм әдәби мирасы символы булган күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бүген язучының иҗаты буенча «Тукай әкиятләренә сәяхәт» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт үткәрелде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм әкиятләре белән таныштылар. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Сәяхәт барышында Габдулла Тукайның тормышына, иҗатына багышланган кызыклы истәлекләр сөйләнде. Аның әсәрләренә, әдәби геройларына нигезләнеп язылган җырлар тыңланды. Бәйрәм тантанасы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

