Хөрмәтле әбиләребез, бабаларыбыз!
Хөрмәтле әбиләребез, бабаларыбыз! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Матур көннәр әле алда көтсен, күгебездә кояш гел елмаеп торсын, күңелләрегез гел шат булсын! Илләр тыныч, өстәл тулы ризык булсын! Сәламәт булыгыз!