Мәктәбебез укучылары татар теле һәм әдәбият фәненнән республика олимпиадасы призёрлары... — 14 февраля 2026 г. в 05:04:07.176
Мәктәбебез укучылары татар теле һәм әдәбият фәненнән республика олимпиадасы призёрлары булдылар 13.02.2026 Олимпиада 2026 елның 9-11 һәм 11-13 февралендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды. Татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән узган республика олимпиадасының йомгаклау этабында 7 нче сыйныф укучысы Каримов Камил, 9 нчы сыйныф укучысы Шамсувалеева Азалия призёрлар булдылар! Татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 7 нче сыйныф укучысы Каримов Камил, 8 нче сыйныф укучысы Галимова Диләрә, 9 нчы сыйныф укучысы Шамсувалеева Азалия икенче кабат призёрлар булдылар. Укучыларны һәм олимпиадага әзерләгән укытучылары Галимова Гүзәлия Наил кызын чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!

