30 апрель көнне Аксу урта мәктәбендә «Бертуган Шәрәфләр һәм Габдулла Тукай: иҗат һәм д... — 1 мая 2026 г. в 06:29:11.064
30 апрель көнне Аксу урта мәктәбендә «Бертуган Шәрәфләр һәм Габдулла Тукай: иҗат һәм дуслык күпере» дип исемләнгән район фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасына һәм Шәрәфләр нәселенең мәдәният һәм мәгариф үсешенә керткән өлешенә багышланды. Конференциядә Абдрахманова Алия, Төхвәтуллина Сәидә, Сәмигуллина Камилә 1 нче һәм 2 нче урыннарга лаек булдылар. Укучыларны котлыйбыз 🙏

