🕊️Тынычлык дәресләре 🕊️ — 2 сентября 2026 г. в 15:05:40.107
🕊️Тынычлык дәресләре 🕊️ 1 нче сентябрь - укучылар өчен беренче "Тынычлык дәресе" дә. Кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре, үз Туган илең белән горурлану, аны ярату һәм яклау - барысы да дәреснең үзәк темасы булды. Ә инде Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцовның укучыларга, укытучыларга бәйрәм котлавы ватанпәрвәрлелек хисләренең әһәмиятен тулырак ачып бирде. Беренче дәрестә укучылар тынычлык турында фикер алыштылар, төрле биремнәр үтәделәр: тынычлык сүзенә капма-каршы мәгънәле сүзне уйлап таптылар, ике сүзне дә чагылдырган картиналар белән эшләделәр, тынычлык темасына кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрнең икенче яртысын уйлап таптылар. Дәрес ахырында, укучылар җирдә тынычлык булуын теләп, оригами ысулы белән ак күгәрченнәр ясадылар. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

