МБОУ "Новочутинская ООШ" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 24 мая 2026 г.
"Язның бер көне елны туйдыра", - диләр. Ел саен мәктәпнең укыту-тәҗрибә участогыннан м... — 24 мая 2026 г. в 19:10:27.949
"Язның бер көне елны туйдыра", - диләр. Ел саен мәктәпнең укыту-тәҗрибә участогыннан мул уңыш алабыз. Быел да шактый күләмдә җир эшкәртелеп, түтәлләр ясалды. Мәктәп бакчасына кишер, суган, чөгендер чәчелде, кабак, кыяр, помидор утыртылды. Укучыларга экологик тәрбия бирү, әйләнә - тирә дөнья фәненнән алган белемнәрен ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укучылары үзләренең тәҗрибә участокларына культуралы үсемлекләр дә чәчтеләр. Әлбәттә, яхшы уңыш алыр өчен, тырышып эшләргә кирәк булачак.

