МБОУ "Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 23 апреля 2026 г.
Габдулла Тукай (Габдулла Мәхәммәтгариф улы Тукаев, 26 апрель 1886 — 15 апрель 1913) — т... — 23 апреля 2026 г. в 12:07:38.430
Габдулла Тукай (Габдулла Мәхәммәтгариф улы Тукаев, 26 апрель 1886 — 15 апрель 1913) — татар халкының бөек шагыйре, публицист, журналист, балалар язучысы, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы. Аның иҗаты татар классик әдәбиятында идея-сәнгать югарылыгының югары үрнәге булып санала. Шуларны күздә тотып, туган тел атналыгы кысаларында, бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган „Җиде буыныңны бел!“ исемле музей дәресе үтте. Дәрес барышында укучылар Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тагын бер тапкыр искә төшерделәр, аның нәсел- шәҗәрәсен өйрәнделәр. Музей дәресләре еш кына гаилә, ыру тарихын өйрәнүгә, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелә. Әлеге чара халыкның тарихын һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итә.

