МБОУ "Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 21 апреля 2026 г.
Тукай атналыгы дәвам итә. — 21 апреля 2026 г. в 15:46:54.482
Тукай атналыгы дәвам итә. Без — Тукайлы халык. Олуг шагыйребез һәр татар җанлы милләттәшебезнең күңелендә үзенчәлекле урын тота. Шул уңайдан, аның тормыш юлын, иҗатын һәм эшчәнлеген өйрәнү әле дә дәвам итә. Тукай атналыгы кысаларында бүген мәктәп китапханәсендә “Шигъри тәлгәшләр” исеме астында башлангыч сыйныф укучылары белән китапханә дәресе үтте. Укучылар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар.

