МБОУ "Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 17 апреля 2026 г.
Бүген Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Туган тел" дөньякүләм җыенының төп ч... — 17 апреля 2026 г. в 17:20:03.714
Бүген Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Туган тел" дөньякүләм җыенының төп чарасы узды. Чарада катнашучылар телебезне саклап калу, татар баласын татар итеп тәрбияләү турында сөйләштеләр, татар телен укытуны оештыру үрнәкләре белән танышып, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Гөлинә Кәбирҗан кызы да Дөньякүләм җыенда катнашып, күп мәгълүмат алып кайтты.

