МБОУ "НОВОКАШИРОВСКАЯ СОШ" АЛЬМЕТЬЕВСКОГО РАЙОНА
Образование · 26 сентября 2026 г.
Семинардан соң, безнең очрашулар моның белән генә тәмамланмады. Тагын да күңеллерәк, җы...
Семинардан соң, безнең очрашулар моның белән генә тәмамланмады. Тагын да күңеллерәк, җылырак өлеше башланды."Кош шикелле күңел оча үз ягыма,ялан тәпи баскан изге туфрагыма" дип исемләнгән бик җылы очрашу үтте.Безгә кунакка шагыйрә Рушания Гыйләҗева һәм аның каләмдәшләре килде.!Бу очрашу фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә чын күңелдән аралашу, илһамлану ноктасы булды. Рушания ханым үзенчәлекле энергетикасы, тирән киңәшләре һәм җылылыгы белән һәркайсыбызның күңелен яулады. Семинарда алган белемнәрне бергәләп үзләштерү, киләчәккә планнар кору һәм дусларча мохиттә сөйләшеп утыру һәркемгә көч һәм яңа этәргеч бирде.