МБОУ "НОВОКАШИРОВСКАЯ СОШ" АЛЬМЕТЬЕВСКОГО РАЙОНА
Образование · 26 сентября 2026 г.
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары кысаларында т...
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары кысаларында татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән ачык дәресләр күрсәтелде. Кунакларыбыз укучыларның татар теленә, халкыбызның милли мирасына булган кызыксынуын һәм тирән белемнәрен үз күзләре белән күрә алдылар.Йөзләрендә соклану һәм рәхмәт сүзләре калдырган бу очрашу барыбыз өчен дә яңа этәргеч булды. Иҗади эзләнүле дәресләр күрсәткән укытучыларыбызга һәм җаваплы укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Тәҗрибә уртаклашу алга таба да яңа үрләргә канатландырсын! 🌟