Зилә — безнең йолдызыбыз! 🌟🎓 — 29 июня 2026 г. в 09:09:15.609
Зилә — безнең йолдызыбыз! 🌟🎓 Бүген тагын бер сөенечле яңалыгыбыз бар! Безнең 11 сыйныф укучысы Низамова Зилә химия фәненнән искиткеч нәтиҗә күрсәтте — 97 балл! 🔥🧪 Бу — гаять зур уңыш һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе! Зилә, синең химия дөньясындагы бу казанышың белән чын күңелдән горурланабыз. Сиңа үз белемеңне үстерергә, алга таба да биек үрләр яуларга һәм хыялларыңа ирешергә телибез! 🚀🌟 Бу зур уңышта ярдәме, белеме һәм киңәшләре белән булышкан укытучыбыз Фәтхрахманова Лилия Шагимулловнага аерым рәхмәт белдерәбез! 🙏🌹 Зилә, яңа җиңүләр телибез! Син чыннан да булдырасың! 💪🥳 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ

