🎓✨Безнең горурлык — Ралиф Латипов! 🎓 — 29 июня 2026 г. в 08:51:35.215
🎓✨Безнең горурлык — Ралиф Латипов! 🎓 Безнең мәктәп өчен искиткеч сөенечле хәбәр! 11 сыйныф укучысы Латипов Ралиф Бердәм дәүләт имтиханнарын (ЕГЭ) бик югары нәтиҗәләр белән тапшырды. Әлеге күрсәткечләр — район буенча иң югары нәтиҗәләрнең берсе! Ралифның тырышлыгы һәм белемгә омтылышы сокланырлык! Аның ирешкән уңышлары: 🔹 Рус теле — 97 балл (укытучысы: Шакирзянова Р.Р.) 🔹 Математика — 95 балл (укытучысы: Тухфатуллина Л.Р.) 🔹 Физика — 92 балл (укытучысы: Хакимов И.Р.) Бу нәтиҗәләр — укучының үзенең зур хезмәте һәм, һичшиксез, остаз-укытучыларыбызның югары профессиональлеге нәтиҗәсе. Сезгә киләчәктә дә зурдан-зур үрләр, яңа җиңүләр телибез! 🌟👏 🔥Ралиф, син безнең мәктәпнең горурлыгы! Алдагы тормыш юлыңда да шулай максатчан булып кал! 🚀📚 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ

