Мәктәбебезнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Фахрутдинов Рафаил Агзамовичның... — 15 июля 2026 г. в 15:01:19.031
Мәктәбебезнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Фахрутдинов Рафаил Агзамовичның 60 яшьлек юбилее! 🎉🎂 Бүген без мәктәбебезнең күркәм юбилеен — хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Фахрутдинов Рафаил Агзамовичның 60 яшьлек туган көнен билгеләп үтәбез! Рафаил Агзамовичны чын күңелдән котлыйбыз! Аның тырыш хезмәте, мәктәбебезне төзек һәм матур итеп тоту өчен кылган мөһим эшләре һәрвакыт безнең өчен үрнәк булып тора. Юбилярны котлап, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Мәгариф идарәсе һәм Профсоюз исеменнән Почет грамотасы тапшырылды. Бу — аның фидакарь хезмәте һәм педагогик коллективка керткән зур өлеше өчен зур хөрмәт билгесе. Рафаил Агзамович! Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күпъеллык бәхетле тормыш, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек телибез! Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек, шатлык һәм бәрәкәтле гомер юлы насыйп булсын! Котлыйбыз! 🥳 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ

