МБОУ "Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой"
Образование · 22 августа 2026 г.
АРЧА ФЕСТИВАЛЕНДӘ — — 22 августа 2026 г. в 10:06:33.687
АРЧА ФЕСТИВАЛЕНДӘ — БЕРДӘМЛЕКНЕҢ ГҮЗӘЛЛЕГЕ ҺӘМ КӨЧЕ! 🌺✨ Бүген, 22 август, Габдрахманова С.З. исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучылары Арча шәһәрендәге чәчәкләр фестивалендә үз мәктәбебезнең исеменнән «Бердәмлек чәчәкләре — илнең көче» исемле арт‑объектны тәкъдим иттек! 😍🌸 Композициябыз Россиядәге «Халыклар бердәмлеге елы»на багышланган иде: чәчәкләр, курчаклар һәм заманча технологияләр бергәләшеп, илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәм булып, бер‑берсенә ярдәм итеп яшәвен чагылдырды. 💐✨ Аерым игътибарны үзебез әзерләгән «Россия халыклары» сайты алды — планшет аша кунакларга Россия Федерациясе халыкларының гореф‑гадәтләре, мәдәнияте һәм тарихы турында мәгълүмат тәкъдим иттек. 💻📜 Һәр элемент — чәчәк тә, курчак та, һәр риваять тә — халкыбызның гүзәллеге һәм көче иде! 🌺💫 Бердәмлек — безнең иң зур байлыгыбыз. Чын күңелдән ышанабыз: бердәмлек безне көчле итә! 💪❤️ #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ

