МБОУ "Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой"
Образование · 29 сентября 2026 г.
🚀10-нчылар – Җиһангирлар паркында! 🚀 — 29 сентября 2026 г. в 08:17:41.157
🚀10-нчылар – Җиһангирлар паркында! 🚀 🌳Бүген 10-нчы сыйныф укучыларыбыз, укытучылар белән бергә, паркыбызны чистарту һәм тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар. 🪐Бу изге урын – космонавтиканы һәм батыр җиһангирларыбызны искә алу урыны. Укучыларыбыз, тырма-капчыклар тотып, чүп-чар җыеп, агачларны карап, сукмакларны чистарттылар. Яшь буын туган җирен яратуын һәм сакларга әзер икәнлеген күрсәтте. 🌌Парк тагын да ямьләнеп китте, ә балалар күңелендә туган җиргә мәхәббәт, бердәмлек хисе ныгыды. Киләчәктә дә паркыбыз ял итү һәм кызыклы чаралар өчен матур урын булыр дип ышанабыз! #НовокинерскаяСОШ #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #новокинерскаяСОШ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.