Перейти к содержимому
Максиметер

Шахмат - гадәти уен гына түгел, ул - кешенең фикерләү сәләтен үстерүче спорт төре. Бу с...

Шахмат - гадәти уен гына түгел, ул - кешенең фикерләү сәләтен үстерүче спорт төре. Бу спорт төрен үзләштерүчеләр үзләренең һәрбер эшен алдан уйлыйлар, сабыр һәм игътибарлы булалар. Шулай ук аларда җаваплылык арта, чөнки тактадагы фигуралар өчен син генә җаваплы. Шахмат үз хаталарыңны күрергә һәм шулардан сабак алырга өйрәтә. Бүген мәктәбебездә укучылар арасында тренерыбыз Ландыш Васил кызы Гарифуллина юбилеена багышланган шахмат ярышы узды. Ярышта Саба, Мамадыш, Әтнә, Кукмара һәм Балтач районнарынан укучылар көч сынашты. Турнир район башлыгы Рамиль Рашит улы Нутфуллинның җылы сүзләре, мәктәп директоры Ләйсән Фәрит кызы Гатауллинаның сәламләве белән башланып китте. Ачу тантанасы тәмамлангач, судья кагыйдәләр белән таныштырды. Шахматчылар уенда бик тырышып көрәштеләр. Турнир азагында катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярыш оештыручыларга бик зур рәхмәт! Ландыш Васил кызын олы юбилее белән котлыйбыз! Аңа саулык - сәламәтлек, бәхет - шатлыклар теләп калабыз. Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #МинОбрНаукиРТ #Росдетцентр #ДвижениеПервых #ДвижениеРТ, #НавигаторДетства #НавигаторДетства16 #СоветникиБалтасинскогорайона #Годвоенскойитрудовойдоблести #ГодЕдинстваНародовРоссии #КомандаВоспитанияРТ #МБОУНурминскаяСОШБалтасинскогорайонаРТ

261 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

689 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.