Батырлыкка хөрмәт — безнең күңелләрдә — 9 мая 2026 г. в 11:46:36.103
Батырлыкка хөрмәт — безнең күңелләрдә 8 нче май көнне мәктәбебездә искиткеч тантаналы чара узды — ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган иде. Укучылар, укытучылар һәм кунаклар бергәләп батырларыбызны искә алдылар, аларның тиңдәшсез каһарманлыгына баш иделәр. Чара барышында сугыш чоры шигырьләре яңгырады, җырлар, биюләр башкарылды. Бөек Җиңү — ул безнең уртак тарихыбыз, горурлыгыбыз һәм хәтеребез. Безнең бурыч — аны киләчәк буыннарга тапшыру, батырлыкның кадерен белү һәм саклау. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Тыныч күк йөзе, имин тормыш телибез. Батырларыбыз мәңге безнең йөрәкләрдә! 🕊️✨ #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ

