Мәктәбебез көзге каникуллар алдыннан зурлап өмә оештырды!
Мәктәбебез көзге каникуллар алдыннан зурлап өмә оештырды! Иртәдән үк укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре барыбыз да бердәм булып мәктәп ишегалдына чыктык. Кемдер себерке, кемдер тырма тотып, мәктәп территориясен көзге яфраклардан, чүп-чардан чистарттык. Һава бераз салкынча булса да, барыбызның да күңелләре күтәренке, кәефләр шәп иде! ❤️ Бу — көзге өмә генә түгел, ә бер-береңә ярдәм итү, күмәк эшнең кадерен белү һәм мәктәбебезне тагын да матуррак итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бергәләп тотынгач, эш бик тиз һәм күңелле барды. Өмәнең иң матур мизгелләрен сезгә дә тәкъдим итәбез!