8 сентябрь - Россия халыклары телләре көне.
8 сентябрь - Россия халыклары телләре көне. Бүген беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу көн күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм. Күптеллелекне саклыйк, аны киләсе буыннарга тапшырыйк! Безнен мәктәптә «Россия -халыклар йорты" Бөтенроссия диктанты узды. Акциядә укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Диктант Россия Федерациясе халыклары теллэре көненә багышланган һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Диктант өчен нигез булып шагыйрь Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр тора. Акция үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: 8 сентябрь - шагыйрьнең туган көне.