1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яш...
1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә. Бүген 5 нче сыйныфта "Мәрхамәтлелек кешене бизи" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар әбиләрен өлкәннәр көне белән котладылар. Аларны котлап шигырьләр сөйләделәр, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бәйрәм белән котлап, бүләккә открытка тапшырдылар. #Янтуган #Янтугантөпгомумибелембирумәктәбе #Өлкәннәркөне #ДеньПожилых