Соңгы кыңгырау бәйрәме... Кемнәрнең генә күңелендә ул матур хатирә булып сакланмый икән...
Соңгы кыңгырау бәйрәме... Кемнәрнең генә күңелендә ул матур хатирә булып сакланмый икән?!. Бүген дә соңгы кыңгырау чыңы бик күп белем йортларында яңгырый. Барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне шушы истәлекле көн белән чын күңелдән тәбрик итәм. Мөстәкыйль тормышка аяк басучы укучыларга имтиханнарында зур уңышлар, якты, матур киләчәк һәм үз максатларына ирешүләрен телим. Ак юллар сезгә, кадерле балалар!..