Бүген — 3 сентябрь, Терроризмга каршы көрәш көне. 🕊️
Бүген — 3 сентябрь, Терроризмга каршы көрәш көне. 🕊️ Үткән елгы сәяхәттә Бесланны күргәннән соң, күңелемнең бер почмагы мәңгегә яраланды... 🥀 Һәр елны 1 сентябрь җиткәч, чын күңелдән шул балаларны уйлыйм... Мәктәп бусагасын атлап керергә, яңа портфельләр күтәрергә тиеш кечкенә сабыйларның хыяллары бер мизгелдә өзелде… 💔 Бу дөньяда иң кадерле нәрсә — балаларның көлүе һәм тыныч күк йөзе икәнен тагын да ныграк аңлыйсың. Онытмыйбыз... 🕯️🤲