XI Бөтендөнья «Татарча диктант» белем бирү акциясе 2026 елның 24-26 апрелендә узачак. А... — 24 апреля 2026 г. в 07:58:54.379
XI Бөтендөнья «Татарча диктант» белем бирү акциясе 2026 елның 24-26 апрелендә узачак. Акция татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән, быел ул Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. "Татарча диктант" акциясендә Утыз Имән мәктәбе укытучылары, укучылары, мәктәп эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә эшчеләре бик теләп катнашты.

